Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
спорт

Йөзүчеләр Питрәчтән җиде медаль алып кайттылар

Питрәчтә Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган «Супер-спринтер» йөзү буенча ачык турнир узды.

Ярышларда Лаеш, Кукмара һәм Питрәч районнарыннан 250дән артык спортчы катнашты. Безнең район данын комплекслы спорт мәктәбе спортчылары ирекле стиль белән 25 һәм 50 метр дистанцияләрдә якладылар.

Беренче урынны иң яшь катнашучы Мария Горшкова (2017 елгы) алды. Василина Кузнецова 2013 елда туган кызлар арасында икенче булды. Өченче урыннарны Аделя Каюмова (2016 елгы), Роман Новиков (2015 елгы), Ева Садриева (2015 елгы), Иван Жигалов (2013 елгы) һәм Вероника Кочеткова (2010 елгы) алды. 

Яшь йөзүчеләрне Александр Шершунов өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Йөзүчеләр Питрәчтән җиде медаль алып кайттылар