Казанда Лаеш тимераякта шуучылары, медальләрдән саллы уңыш җыйды
спорт

Казанда Лаеш тимераякта шуучылары, медальләрдән саллы уңыш җыйды

«Хезмәт резервлары» стадионы бозында 26, 27 февральдә ТР Федерациясе призларына тимераякта шуу буенча республика ярышлары тәмамланды. аларда Лаеш спортчылары уңышлы чыгыш ясады.

Лаеш районы тимераякта шуучылары үзләренең югары дәрәҗәсен тагын бер кат расладылар.
Үз яшь төркемнәрендә алтын медаль яулаган Антон Цыганов һәм Арсений Родионов пьедесталның иң югары баскычына ике тапкыр күтәрелделәр. 
Биш әйләнешкә йөгерүдә беренче урынны Ангелия Наумова алды.
Яна Иванова, Тимур Шулепов, Роксана Лина, Мария Чербашова һәм Дарья Карабаева көмеш медаль ияләре булдылар. 
Бронза медальне өйләренә Раксана Лина һәм Яна Сухарева алып кайттылар.


Нет комментариев