Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Казанда узган турнирда Лаешның алты дзюдочысы алты медаль яулады

Лаеш спортчылары “Династия” спорт клубының дзюдо буенча турнирында катнаштылар, анда 2011-2012, 2013-2014, 2015-2016 елгы егетләр һәм кызлар чакырылды.

Ярышлар Казанның 182 нче мәктәбенең спорт залында узды. Бирегә Казан, Яшел Үзән һәм Лаешның тугыз командасыннан 280нән артык спортчы килгән. Безнең районнан Лаеш спорт мәктәбенең алты тәрбияләнүчесе (тренеры Рөстәм Насыйбуллин) чыгыш ясады.

Алар биш беренче һәм бер икенче урынны алдылар.

Алтын медальләрне алучылар: Тимофей Анисимов (2012 елгы, авырлыгы 34 кг), Зиннур Вәлиуллин (2013 елгы, авырлыгы 32 кг), Егор Кружков (2014 елгы, авырлыгы 38 кг), Назар Раджабов (2015 елгы, авырлыгы 28 кг) һәм Альберт Гервальд (2015 елгы, 32 килограмм).

Көмөш медальне лаеклы рәвештә Клементий Майоров (2013 елгы, авырлыгы 32 кг) алды.

Лаеш районының “Родной край– Туган як” якташлыгы финанс ярдәме күрсәтте.

Фото һәм видеоны Рөстәм Насыйбуллин тәкъдим итте. Людмила Никифорованың видео-монтажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Дзюдочылар осталыкларын күтәрәләр Лаеш спортчылары