Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Лаеш балалар йорты командасы - «Идел буе спорт Олимпы» спартакиадасының региональ сайлап алу этабында җиңүче

Лаеш балалар йорты җыелма командасы «Идел буе спорт Олимпы” спартакиадасының региональ сайлап алу этабында ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен балалар йортлары һәм мәктәп-интернатлар тәрбияләнүчеләре арасында нәтиҗәле чыгыш ясады.

Татарстанның барлык балалар йортлары һәм ятим балалар өчен ике интернат- мәктәп катнашты.

Ярышлар Алабугада узды. Татарстанның яшь спортчылары спортның төрле төрләрендә көч сынаштылар. Шашка, стритбол, волейбол һәм спортның башка төрләре буенча ярышларда лаешлылар призлы урыннар яуладылар. Нәтиҗәдә, Лаеш балалар йорты командасы гомумкоманда буенча 1 урынны алды.

Газета редакциясе котлауларга кушыла һәм балаларга яңа җиңүләр тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш балалар йорты «Идел буе спорт Олимпы» спартакиадасы