Лаеш футболчылары күрү сәләте бозылган кешеләр арасында турнирда өченче булдылар
спорт

Лаеш футболчылары күрү сәләте бозылган кешеләр арасында турнирда өченче булдылар

Лаеш интернат мәктәбе командасы Симферопольдә мини-футбол буенча «Единение» 5Х5 В1 (дөм сукырлар арасында) фестиваль-турнирда катнашты.

Уеннарда Кырым, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан һәм Белоруссиядән 10 команда катнашты.

Кырым Республикасында мондый турнир дүртенче тапкыр үтте.

Сукырлар өчен футболда кагыйдәләр мини-футболдагы кебек. Ә тупка шылтыравыклар куелган, уенчылар аларның тавышы буенча эш итә. Уеннарда катнашучыларның барысының күзләрендә яктылык үткәрми торган күзлекләр. Уен барышында каршы як капкасы артында һәрчак тренер була. Ул хәлне ачыклауда ярдәм итә, үз командасы уенын алып бара һәм капкалар штангасы турында хәбәр бирә. Уенчылар очрашу барышында бәрелүләргә һәм җәрәхәтләргә юл куймау өчен үзләрен «бой» командасы белән белдерәләр.
«Единение» фестиваль-турниры йомгаклары буенча безнең команда өченче булды. Ә аның вәкиле Алексей Маташов иң яхшы уенчы дип танылды. Безнең спортчыларны Виктор Плужников өйрәтә.


Лаеш районы Лаеш интернат-мәктәбе

Нет комментариев