Лаеш йөзүчесе бронза медаль яулады
спорт

Лаеш йөзүчесе бронза медаль яулады

Балтач муниципаль районының ачык беренчелеге призерлары арасында Лаеш районының комплекслы спорт мәктәбе укучысы да бар.

Балтачта узган ярышлар Ватанны саклаучылар елына һәм сугышчы-интернационалистлар истәлегенә багышланды. Ярышларда Казаннан һәм Татарстанның 15 районыннан 20дән артык команда катнашты: Кукмара, Балтач, Саба, Түбән Кама, Зеленодольск, Мамадыш, Чүпрәле, Теләче, Лаеш районнары, Яр Чаллы һәм башкалар.

2015 елда туган малайлар арасында ирекле стиль белән 100 метр дистанциядә Роман Новиков өченче урынны алды (фотода — аскы рәттә уң якта). Йөзү буенча ярышларның нәтиҗәләре ГТО нормаларын тапшыру исәбенә кертелә.
Фото: Лаеш районының комплекслы спорт мәктәбе


Лаеш йөзүчесе бронза медаль яулады

Нет комментариев