Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Лаеш картингчылары Таиф-НК Кубогына республика ярышларында көмеш медаль яулады

2023 елның 20 августында Кама Аланы бистәсендә картинг буенча ярышлар узды. Лаеш картингчылары икенче урынны алдылар.

«Лидер» картинг-клубы җитәкчесе Линар Сәфәргалиев сөйли:картинг

— «Хонда GX-200» һәм «Хонда GX-270» классларында Александр Лапшин, Виктор Кульментьев һәм Айдина Сәфәргалиева иң көчле узышчылар булдылар. Алар үзләрен чын автоузышчылар итеп күрсәттеләр. 

Без бүген бик үк әзер түгел идек. Әгәр дә күбрәк күнегүләр ясау мөмкинлеге булса, без Лаешка беренче урынны алып кайтыр идек. Айдинә Сәфәргалиева бу ярышта инде дүртенче ел катнаша. Виктор Кульментев трассага беренче тапкыр чыга һәм хатасыз борылышларга керә ала, Команда шәп! Горурланам!

Айдина Сәфәргалиева — безнең картингчы кыз дип аны картинг клубы егетләре горурлык белән атыйлар. Киләсе елда ул инде яшькә карап катнаша алмаячак.картинг

Шуңа күрә егетләр бүген тулысынча тырыштылар. Һәм безнең командага тагын кубоклар һәм баллар алып килделәр.картинг

«Кама ягы» редакциясе безнең узышчыларны котлый һәм аларга яңа җиңүләр тели!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш картингчылары