Лаеш мәктәбе ”Зарница” муниципаль этабында җиңде
Хәрби-спорт уены яшүсмерләрне патриотик тәрбияләүгә, хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге әзерлеккә һәм Ватанны саклауга әзерләнүгә юнәлдерелгән.
10 мәктәп укучылары катнашты. Сафка басу әзерлегеннән соң, балалар түбәндәге юнәлешләр буенча ярыштылар: байракка тигезләнү, ату, АК-47 җыю, ОЗК кию, Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест, граната ыргыту, визит карточкасы, көч әзерлеге (егетләр - тартылу, кызлар – кул белән җирдән күтәрелү), 60 метрга йөгерү һәм тактик-туристик полоса.
"Мин беләм, күпләр әзерләнде. Күпләрнең җиңәргә омтылышы бар. Җиңү генә түгел, спорт белән шөгыльләнү, интеллектуаль үсеш һәм тарихны белү", - диде Лаеш районы Юнармия штабы башлыгы Владимир Чуприн.
Ярышлар 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр дәвам итте.
Уен безгә ошый , рәхәтләнеп катнашабыз - дип уртаклаштылар яшүсмерләр.
Ярышларның муниципаль этабы нәтиҗәләре:
1 урын - 2 нче Лаеш мәктәбе;
2 урын - А. П. Малышев исемендәге Столбище мәктәбе;
3 урын - “Сәламәт буын” Усады лицее.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев