Лаеш мәктәп укучылары өчен ЗОЖ кысаларында сәламәтлек сәгате узды
Олылар да, балалар да сәламәт, матур, көчле булырга тели.
Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Сәламәт яшәү кагыйдәләрен белү һәм үтәү генә. Сәламәт яшәү рәвеше нәрсә соң ул? Сәламәт яшәү рәвеше — сәламәтлекне ныгытуга юнәлдерелгән гамәлләр.
Лаешның 1 нче гимназиясенең «Круто» мәктәп яны лагеры һәм Советлар Союзы Герое Б. К. Кузнецов исемендәге Лаешның 2 нче мәктәбенең «Солнышко» мәктәп яны лагере балалары өчен «Мин сәламәтлегемне саклап — үземә ярдәм итәм» сәламәтлек сәгате уздырылды.
Китапханә хезмәткәрләре балалар белән кеше сәламәтлеген ныгыту өчен нәрсә эшли алачагы, сәламәтлеккә нинди факторлар тәэсир итәчәге турында сөйләделәр.
Сәламәтлек — авыруларның булмавы гына түгел, ә тулы физик, рухи иминлек халәте дә дип сөйләделәр. Кешенең сәламәтлеге үзеннән тора. Сәламәтлек булмаган җирдә озын гомер дә була алмый.
Балаларга актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү, кыскасы, сәламәтлекнең чын гармониясенә ирешү бик мөһим, дип искәрттеләр.
Чара барышында балалар командаларга бүленеп, бер-берсе белән ярыштылар. Шаярту гимнастикасы хәрәкәтләрен башкардылар, сәламәт яшәү рәвеше турында мәкальләрне искә төшерделәр, гигиена һәм спортның төрле төрләре турында табышмакларны чиштеләр. Конкурсларда катнаштылар: «Көн режимы», «Спорт төрен сүрәтлә», «Фатирны җыештыру».
Үзләренең җитезлеген һәм физик көчен хәрәкәтчән уеннарда күрсәттеләр: «Төгәл укчы», «Боҗра белән йөгерү», «Градусникны тапшыру», «Чисталык — сәламәтлек нигезе». Балалар бик канәгать калды.
Чара ахырында китапханә хезмәткәрләре балаларга яхшы ял, сәламәт, актив һәм күңелле булуларын теләделәр.
Т. В. Вафина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев