Лаеш районы командасы “Мәктәп волейбол лигасы” турнирының зональ этабында өченче урынны алды
спорт

Лаеш районы командасы “Мәктәп волейбол лигасы” турнирының зональ этабында өченче урынны алды

Монда муниципаль этапта җиңгән мәктәпнең укучы кызлары катнашты.

Лаешта “Чемпион” спорт комплексында кызлар һәм егетләр арасында “Мәктәп волейбол лигасы” турнирының зональ этабы узды. Волейбол буенча турнирның беренче көнендә Татарстан Республикасының 10 районыннан кызлар командасы катнашты: Аксубай, Алексеевск, Әлки, Лаеш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Норлат, Балык Бистәсе, Спас һәм Чистай.

Ярымфинал нәтиҗәләре:

Яңа Чишмә - Әлки (1:2)

Чистай - Лаеш (2:0)

Өченче урын өчен матч:

Яңа Чишмә - Лаеш (0:2)

Финал:

Әлки – Чистай (2:0)

 

 


Лаеш районы Лаеш спортчылары Лаеш "Чемпион" спорткомплексы

Нет комментариев