Лаеш районы спортчыларының чираттагы мөһим җиңүе
Державино авылыннан Серафим Солодовников җиңел атлетика буенча 20 яшькә кадәрге юниорлар арасында Татарстан Республикасы Чемпионатында һәм Беренчелегендә җиңү яулады.
Спортчының нәтиҗәләре: 400 метр дистанциядә 48.44 секунд, 200 метр дистанциядә 21.43 секунд.
Серафим 20 яшькә кадәрге Идел буе федераль округы Чемпионатында һәм Беренчелегендә катнашачак, шулай ук 20 яшькә кадәрге һәм 23 яшькә кадәрге Россия Федерациясе Беренчелегендә республикабыз исеменнән чыгыш ясаячак.
Әфәрин Серафим! Без якташыбызны җиңүе белән котлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев