Лаеш районы сумочылары 11 медаль яулады
спорт

Лаеш районы сумочылары 11 медаль яулады

Яшь спортчылар 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында сумо буенча Татарстан беренчелегендә күп медальләр яуладылар.

Казанда «Ак Барс» rөрәш Сараенда 2010-2012 елгы егетләр һәм кызлар арасында сумо буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.100 дән артык катнашучы медаль өчен көрәште.

Рөстәм Насыйбуллин һәм Илнур Гарипов җитәкчелегендәге якташларыбыз өч алтын, бер көмеш һәм җиде бронза медаль яуладылар.
Алтын медальләрне Тимофей Анисимов (45 кг), Милана Шиһапова (55 кг), Кристина Гаврилова (65 кг дан артык) яулады. Көмеш медальне Амалия Җамалиева (40 кг) алды. Бронза медальләргә Лилиана Мифтахова (35 кг), Савелий Савельев (40 кг), Ислам Хуҗәхмәтов (40 кг), Амалия Хәйретдинова (50 кг), Әдилә Сафина (55 кг), Алинә Галиева (60 кг), Георгий Иванов (70 кг артык) лаек булдылар.
Фото: Лаеш районы спорт мәктәбе, Никольский мәдәният йорты


Лаеш районы сумочылары 11 медаль яулады

Нет комментариев