Лаеш районы хоккей командасы “Mr.Ricco-2023” кубогына ярышларда беренче урынны алды
спорт

Лаеш районы хоккей командасы “Mr.Ricco-2023” кубогына ярышларда беренче урынны алды

Анда дүрт районнан сигез команда катнашты: Питрәч, Балык Бистәсе, Алексеевск һәм Лаеш районы.

Ир-атлар һәвәскәр командалары арасында “Mr.Ricco-2023” кубогына икенче турнир тәмамланды. Турнир ике атна Лаешның “Боз Арена”сында узды. Дүрт районнан сигез команда катнашты: Питрәч, Балык Бистәсе, Алексеевск һәм Лаеш.

ТУРНИР НӘТИҖӘЛӘРЕ

1 урын “Mr.Ricco” командасы Лаеш районы Усады авылыннан.

2 урын - Алексеевск районының “Керамика Маркет” командасы.

3 урын - Балык Бистәсе районының “Ямаш” командасы.

Җиңүчеләрне һәм призерларны Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов бүләкләде.

Турнирның иң яхшы бомбардиры Николай Крипунов (Mr.Ricco), иң яхшы һөҗүмчесе Салават Сабиров (Mr.Ricco), иң яхшы яклаучысы Вячеслав Орлов (Лаишево), иң яхшы капкачысы Алексей Степанов (Керамика Маркет).

“Бердәмлегегез, җиңүгә омтылуыгыз һәм барыбызны да спорт – ул матурлык, үҗәтлек, хезмәт, ә иң мөһиме – физик һәм рухи сәламәтлек икәнлегенә ышандырырга омтылуыгыз өчен рәхмәт", – дип тәмамлады бүләкләү тантанасын алып баручы Светлана Арсютова.


хоккей Лаеш районы Лаеш спортчылары

Нет комментариев