Лаеш районында бөтен Татарстаннан яшь йөзүчеләр җыелды
«Волга» яшьләр үзәге «Sports Camp Казан-2023» профильле сменасын кабул итә.
Аны «Акватика» су спорт төрләре буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбе үткәрә. Смена 18 көн дәвам итәчәк. Ул балаларның тренировка эшчәнлегеннән аерылмыйча сыйфатлы ял итү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, көн саен балаларда бассейнда йөзү һәм башка су спорт төрләре буенча күнегүләр уза. Алар тәҗрибәле тренерлар белән шөгыльләнәчәк, ә буш вакытларында яшьтәшләре белән актив уеннар планлаштырыла.
Смена дәвамында халык бәйрәме Сабантуй, патриотик тәрбия буенча дәресләр, төрле яклы үсеш бирүче уеннар планлаштырыла.
«Кама ягы» укучыларны яшь спортчыларның шөгыльләре турында хәбәрдар итәчәк.
Фото: «Волга» яшьләр үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев