Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
спорт

Лаеш районында ГТО фестивале дәвам итә

Макаровка авыл җирлеге командасы ГТО нормаларын тапшыру буенча ярышларда өченче урынны алды.

Ташкирмән мәктәбе укытучылары җирлекнең берләшкән командасы составында искиткеч нәтиҗәләр  күрсәтте.

Ирина Воронова 1 урынны, Светлана Сержанова  3 урын алды. Шулай ук "Хезмәткә һәм оборонага әзер" физкультура-спорт комплексы фестивалендә педагог Ирина Сидорова һәм Ташкирмән авылында яшәүче Валерия Сержанова, Сергей Измайлов, Андрей Ерошомов һәм Максим Брюхов катнашты.

Барлык катнашучылар да нормативларны үтәделәр: тартылу, җирдән кулда күтәрелү, ераклыкка сикерү, иелү, гәүдәне күтәрү, теләүчеләр өчен гер ыргыту. Гомуми зачетта, Нармонка җирлегенә уздырып, Макаровка җирлеге командасы мактаулы өченче урынны яулады.

Фотоны С. Сержантова бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нармонка Макаровка Лаеш районы Ташкирмән ГТО фестивале