Сокурыда Лаеш балалар йортында тәрбияләнүче Алексей Трифонов һәм Виталий Королев истәлегенә багышланган турнир узды.

Ярышлар Сокурыдагы «Ромашка» балалар бакчасының спорт залында узды.

Алты-җиде яшьлек унөч спортчы сумо (этеп чыгару) һәм самбо кагыйдәләре буенча көрәште. Йомгаклар буенча көрәшчеләр грамота һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Иң яхшы команда шулай ук приз алды.

Фотоны Рөстәм Насыйбуллин тәкъдим итте
Нет комментариев