Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Лаеш районында узган җәйге ГТО Фестиваленә спорт комментаторын чакырдылар

40 тан артык спортчы ГТО эстафетасында командаларга бүленеп көч сынашты.

ГТО җәйге фестивале ярышлары Усадта «Сәламәт буын» лицее базасында узды. Спорт трассасы ГТО буенча республика һәм Бөтенроссия ярышлары дәрәҗәсенә якынайтылды. Фестиваль хәрби бурычлыларны, шулай ук хәрби хезмәткә барырга тиешле затларны колачлады. Фестивальдә шулай ук районыбызның яшь спортчылары — 8 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар чыгыш ясады.
Район фестивалендә район җыелма командасы резервына спортчылар сайлап алынды. Фестивальдә катнашучылар өчен иҗади программа әзерләнгән иде: бию студиясе чыгышы һәм спорт комментаторы чакырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ГТО Лаеш районы лаешта реклама Сәламәт буын