Лаеш районында Ватанны саклаучылар ГТО тапшырды
спорт

Лаеш районында Ватанны саклаучылар ГТО тапшырды

Олы Кабан авылында хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле затлар ГТО нормаларын тапшырды.

70 тән артык егет тартылу, пресс һәм отжимание кебек дисциплиналарда үз көчләрен сынады.

Бу яшьләргә үзләренең физик әзерлекләрен һәм армиядә хезмәт итәргә әзерлекләрен күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Барлык катнашучыларга нормативларны тапшыруда һәм булачак хезмәтләрендә уңышлар телибез!

Фото: Лаеш ГТО


Лаеш районында Ватанны саклаучылар ГТО тапшырды

Нет комментариев