Марий Эл Республикасы, Балык Бистәсе, Балтач һәм Лаеш районнары көрәшчеләре үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
Көрәш — ул физик көч кенә түгел, ә рухи куәт, хөрмәт һәм сабырлык та. Бу сыйфатлар узган ярышларда ачык чагылды.Чараны оештыру белән Пәрәү авыл җирлеге башлыгы Фәнил Тимергалиев шөгыльләнде. Мактаулы кунаклар буларак Лаеш районы Советы аппараты җитәкчесе Әнәс Нурмөхәммәтов, имам-мөхтәсиб Замир хәзрәт Кадыйров һәм «Родной край — Туган як» якташлыгы рәисе Азат Гайнетдинов чыгыш ясады. Алар көрәшчеләргә рухи ярдәм күрсәттеләр.Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Пәрәү авылы көрәшчеләре яулады. Икенче урында — Усад көрәшчеләре. Өченчедә — Марий Эл командасы.Барлык көрәшчеләргә дә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм алдагы ярышларда җиңүләр телибез!
Фото: Лаеш мөхтәсибәте
Нет комментариев