Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
спорт

Лаеш районының яңа спорт залында МХОда катнашучылар бушлай шөгыльләнәчәк

«PuncherFit» Фитнес-үзәге кичә Усады авылында ачылды.

Эшмәкәр Ромик Палян сүзләренчә, яңа спорт объектында тренажер залы, бокс рингы, сауна һәм массаж кабинеты бар. Анда 12 тренер эшләячәк. Шул ук бинада беренче стоматология ачылды. Лаеш районыннан МХОда катнашучылар өчен ташламалар каралган.

Ачылу тантанасына Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов чакырылган иде. Ул яңа спорт объектын халык сәламәтлегенә керткән өлеш, яшьләр һәм балалар үсешенә мөмкинлек дип атады. Бу безнең районда булган 186 нчы спорт объекты. Элегрәк бу елның февралендә Габишево бистәсендә «Юность» универсаль спорт залы эшли башлаган иде.

Фото: Лаеш районы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районының яңа спорт залында МХОда катнашучылар бушлай шөгыльләнәчәк