Лаеш районының яшь туристлары лидерлар өчлегенә керде
Ташкирмән укучылары яңа үрләрне уңышлы яулыйлар
Өченче урын өчен дипломнар белән 2021-2022 уку елында Татарстан Республикасы авыл командалары арасында VI Туриадада (спартакиадада) катнашкан Ташкирмән мәктәбе укучылары бүләкләнде.
Сигезенче сыйныф укучылары Никита Буров һәм Владимир Мельников, җиденче сыйныф укучысы Андрей Киселев һәм бишенче сыйныф укучысы Ильяс Сержанов 2022 елның җәендә тренер Сергей Буров җитәкчелегендәге "Офык" командасы составында ярышларда катнаштылар.
Бүләкләр үз геройларын тапты!
Фотоны Светлана Сержантова бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев