Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
спорт

Лаеш самбочылары Мәскәүдән бронза медальләр алып кайттылар

25-27 апрель көннәрендә Мәскәүнең Универсиада авылы спорт залында балалар йортларында, кадет корпусларында һәм Суворов училищеларында тәрбияләнүчеләр арасында самбо буенча ачык турнир узды.



Самбо буенча 5 тапкыр СССР чемпионы Евгений Леонидович Глориозов призына турнирда РФ төбәкләреннән 16 команда катнашты. Барлыгы 160 тан артык спортчы килде. 

Ачылышта Е.Л. Глориозов балаларга гадел көрәш теләде. Мәскәү самбо федерациясе президенты Ренат Лайшев һәм Мәскәү өлкәсе самбо федерациясе президенты Сергей Фомкин уңышлар теләде.

Россиянең иң көчле самбочылары арасында Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләр команда буенча 3 нче урынны яуладылар. 

Җиңүчеләр медальләр, грамоталар, кубоклар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.
Спортчыларны һәм аларның тренеры Рөстәм Насыйбуллинны шундый югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш самбочылары Мәскәүдән бронза медальләр алып кайттылар