Лаеш судьялар командасы — чаңгы узышлары буенча ТР суд системасы беренчелегендә дүртенче урында
спорт

Лаеш судьялар командасы — чаңгы узышлары буенча ТР суд системасы беренчелегендә дүртенче урында

Казанның Мирный поселогында чаңгы-биатлон комплексында чаңгы узышлары буенча Татарстан Республикасы суд системасының XII Беренчелеге узды. Лаеш районы командасы анда уңышлы чыгыш ясады.

Ярышларда республиканың төрле районнарыннан 25 команда катнашты — аларның барысы да югары әзерлек һәм команда рухын күрсәттеләр.
Трассада Лаеш районы исеменнән чыгыш ясау җаваплылыгы бердәм коллективка ышанып тапшырылды:
— судьялар Ф. К. Ширшлина һәм Н. Н. Әхмәдиева;
— мировой судьялар П. Ю. Петрушенко һәм И. А. Клюев;
— баш белгеч А. З. Герасимова;
— секретарь Г. В. Карабаева;
— шофер В. Ю. Семенов һәм мировой судьялар аппараты хезмәткәре С. К. Закирова.
Командага суд рәисе Р. Р. Шәйдуллин һәм хезмәттәшләре ярдәм итте — аларның булуы катнашучыларга үз-үзләренә ышаныч һәм рухи күтәренкелек бирде.
Киеренке көрәштә лаешлылар, бронза призчылардан берничә баллга гына калышып, гомумкоманда исәбендә 4нче урынны алдылар. Ф. К. Ширшлина аеруча якты чыгыш ясады — «Ветеран-хатын-кызлар йөгереше» категориясендә ул иң яхшы нәтиҗә күрсәтте һәм, диплом, истәлекле медаль белән бүләкләнеп, җиңүче булды. Аның нәтиҗәсе — дисциплина, чыдамлык һәм максатка омтылу кебек сыйфатларның суд залында да, чаңгы трассасында да бердәй мөһим булуын исбатлады.
Бөтен команданы лаеклы чыгышлары белән котлыйбыз! Алга таба да спортта һәм профессиональ эшчәнлектә уңышлар телибез.


Нет комментариев