Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
спорт

Лаеш тимераякта шуучыларның медальләргә бай уңышы

Спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең тимераякта шуу спорты буенча ТР беренчелегендә нәтиҗәле чыгышы тагын бер тапкыр аларның алдагы җиңүләренең очраклы булмавын исбатлады.

Ике көн дәвамында спортчылар биш дистанциядә стартка чыкты: 500, 1000, 1500, 3000 метр һәм масса-күләм старт. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә безнең тимераякта шуучылар алты көмеш һәм 10 бронза медаль яулады!

Уртаяшь төркемдә Никита Солдатов, Антон Цыганов, Дарья Иванова, ә кече яшьтә  Тимур Шулепов призерлар булды.

Сергей Шаширов һәм Яна Иванова дүртенче урында калды.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча Тимур Шулепов һәм Яна Иванова агымдагы елның февраль аенда Екатеринбургта узачак “Көмеш тимераяклар” Бөтенроссия ярышларының ярымфиналында чыгыш ясаячак, ә калган спортчылар Киров шәһәренә Идел буе федераль округы беренчелегенең өченче этабына юл тотачак.

Балаларга Урал һәм Идел буе бозында уңышлар телибез.

Фотоны Ия Жантемирова бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы тимераяк Лаеш спортчылары