Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
спорт

Лаеш тимераякта шуучылары «Лед надежды нашей» Бөтенроссия ярышларында да балкыдылар

Казанның «Хезмәт резервлары» стадионында тимераякта шуу буенча «Лед надежды нашей«дип аталган Бөтенроссия массакүләм ярышлары узды.

Әлеге ярышларда Лаешның яшь спортчылары 50 һәм 100 метрлы дистанцияләрдә бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Укыту-тренировка эшләре буенча директор урынбасары Елена Антонова сөйли.

1-2 класслар төркемендә 50 метрлы дистанциядә Агата Карабаева 1 урынны яулады. Икенче урында Мирослава Моденова, ә бронза медальне Кира Чербашова яулады.
«3-5класс кызлары» икенче төркемендә 50 метр дистанциядә 2 урынны Ангелия Наумова алды, ул бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
«6-8 класс кызлары» төркемендә Дарья Карабаева 1 зурлар разрядын үтәп, җиңүче булды. Яна Сухарева да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте һәм 3 нче урынны алды.
Барлык катнашучыларны да уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм аларга 14-16 февральдә Түбән Новгородта узачак «Серебряные коньки» Бөтенроссия ярышларында уңышлар телибез. Тизлек һәм осталык аларның ышанычлы юлдашлары булсын!

Күбрәк фотоларны түбәндә, мәкаләләр галереясендә карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш тимераякта шуучылары "Лед надежды нашей«Бөтенроссия ярышларында да балкыдылар