Лаеш хоккейчылары Лениногорскидан бронза медальләр алып кайттылар
Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләрдән торган «Лаеш» хоккей клубы Әлмәттә «Шугалак» турнирында чыгыш ясады.

Балалар йортларында тәрбияләнүчеләр арасында хоккей буенча «Шугалак» турниры җирле хакимият һәм «Татнефть» ГАҖ инициативасы белән дүртенче тапкыр үткәрелә. Командалар мавыктыргыч, динамик уен күрсәттеләр, анда һәркем җиңәргә теләде. Лаешлылар ярышларда өченче урынны һәм бронза медальләр яуладылар. Икенче урынны хуҗалар — Лениногорскидан «Вихрь» командасы алды. Ә Әлмәтнең «Шкид» командасы җиңде.

Фото: Әлмәт районы Башкарма комитеты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев