Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
спорт

Лаеш автоледилары үз осталыкларын күрсәттеләр

«Автоледи-2020» район конкурсында алты катнашучы ярышты.

Алар арасында 20 елга якын машина йөртү стажы булган тәҗрибәле автоледилар да, руль артында нибары дүрт ай гына булганнар да бар иде. Кызларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен, шулай ук руль артындагы осталыкларын күрсәтергә туры килде. Кайбер катнашучылар дулкынлануларын җиңә алмады, ә кемдер бәйгегә елмаеп барды. Автоледилар өчен аларның якыннары, туганнары һәм дуслары җан атты.

Башта кызларга 20 сораудан торган юл хәрәкәте кагыйдәләре теориясен тапшырырга туры килде. Моның өчен 10 минут вакыт бирелде. Биремне беренче булып Резедә Сафина үтәде. Минут ярым эчендә ул барлык сорауларга да хатасыз җавап бирде. Ул инде 2019 елда да «Автоледи» конкурсында катнашты.

Теоретик өлештән соң практик өлеш - Лаеш мәйданы янында урнашкан мәйданчыкта маневрлар ясау булды. Стартка кадәр конкурсантларга мәйданчык буенча хәрәкәт итү схемасын күрсәттеләр. Конкурс башланыр алдыннан автоледиларга һәр бәрделгән конус өчен штраф салынуын аңлаттылар.

Инспекторлар сигналы буенча кызлар хәрәкәтне башлады. Биремнәр автомәктәпне тәмамлаучыларга бик катлаулы түгел, яхшы таныш кебек тоелса да, аларны вакытка үтәгәндә хата ясау мөмкинлеге дә арта бара. Күп кенә катнашучылар конусларны бәрдерде, борылышка сыешмады, туктау сызыгы алдында туктарга өлгермәде яки машиналары сүнде. Дулкынланудан барлык автоледилар да көзгеләр буенча ориентлашырга, баранканы тиз әйләндерергә өлгермәде.

Һәм менә соңгы катнашучының автомобиле финиш сызыгын узды. Йомгак ясарга вакыт. Бер генә автоледи да дипломсыз һәм кечкенә генә бүләксез калмады. Конкурс нәтиҗәләре буенча өченче урынны Ирина Сарбаева алды. Икенче урынны Резедә Сафина яулады. Анна Бохон җиңүче булды. Ул машина йөртү буенча иң күп балл җыйды. Бүләкләрдән тыш, район этабында җиңүче Лаеш районы данын «Автоледи» республика конкурсында да яклаячак.

- Искиткеч хис-кичерешләр, - дип кичерешләре белән уртаклашты Анна Бохон. – Беренче тапкыр катнаштым һәм җиңдем дә. Башта нык дулкынландым, әмма соңыннан үземне кулга алдым һәм кәнагәтьлек кичердем. Руль артында мин инде 20 ел, әмма бүген үз машинам белән катнашмадым.

Казанда узачак «Автоледи-2020» республика конкурсында аны катлаулы сынаулар көтә, әмма Лаеш районы ЮХИДИ бүлегендә җаваплы стартларга әзерләнүдә ярдәм итәргә ышандырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автоспорт автоледи машина