Лаеш интернат-мәктәбе спорт мәйданчыгы алды
спорт

Лаеш интернат-мәктәбе спорт мәйданчыгы алды

Милли проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә Лаешның мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбе спортчылары төзекләндерелгән спорт мәйданчыгында шөгыльләнә алалар.

Бу уку йортында спортны үстерүгә зур игътибар бирелә. Тәҗрибәле тренерлар җитәкчелегендә интернат-мәктәп балалары югары рангтагы ярышларда катнашалар һәм призлы урыннар алалар. Шуңа күрә йөгерү юлы һәм футбол кыры булган заманча спорт мәйданчыгы бик кирәк иде.

 


Нет комментариев