Лаешның «Кама» футбол клубы Буа уеннарында икенче урынны алды
Буада ике көн дәвамында футзал буенча Татарстан Республикасы футбол федерациясе кубогына уеннар узды.
Ярышларда 2016 елгы яшүсмерләр командалары катнашты. Лаеш спортчылары Буа, Сарман һәм Саба яшьтәшләренә каршы уйнадылар. Командалар югары әзерлек күрсәттеләр һәм җиңү өчен көрәштеләр.
Лаеш районының тренер Александр Бабахин җитәкчелегендәге «Кама» спорт мәктәбе командасы ярышлар йомгаклары буенча икенче урынны алды.
Фото: Лаеш спорт мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев