Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
спорт

Лаешның спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Биектаудан алтын һәм бронза медальләр алып кайттылар

Биектауда 2009-2010 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан беренчелегендә “Сабантуй” журналы призына Лаеш көрәшчеләре ике медаль яулады.

Дмитрий Окунев фотосы.

Ярышларда  290нан артык кеше җиңү өчен көрәште. Лаеш районы вәкилләре нәтиҗәле чыгыш ясадылар. Камил Абдрафеев 40 кг үлчәү авырлыгында - 1, Азат Хаҗиев 40 кг үлчәү авырлыгында 3 урынны яулады. Яшь спортчыларны Динар Кәримуллин өйрәтә.

- Мавыктыргыч көрәш, уңай эмоцияләр, җиңүләр шатлыгы бу көнне беренчелектә хөкем сөрде. – дип аңлатма бирә Лаеш спорт мәктәбе директоры Дмитрий Окунев. - Без егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз. Ул сезнең өчен соңгысы түгел, ә күпләрнең берсе булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш спорт мәктәбе Алтын медаль