Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Лаешта «Беренче Лига» (Урам-тур) заманча экстрим-спорт катнашучыларын бүләкләделәр

Исегезгә төшерәбез, якшәмбе көнне, 2023 елның 6 августында Лаешта экстрим-паркта «Беренче Лига» (Урам-тур) региональ проекты кысаларында урам спорт төрләре фестивале узды.

Денис Суханов фотосы.

Анда урам мәдәнияте һәм заманча экстрим-спорт вәкилләре катнашты. Җиңүчеләр һәм призерлар 30 августта Казанда фестивальнең финал этабында үзләрен күрсәтергә мөмкинлек алдылар.Урам-тур

Лаеш районыннан бүләкләүдә мәгариф идарәсе башлыгы Лия Хөсәенова сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Беренче Лига

Безнең хәбәрче балалар төркеме белән аралашты:

— Бүгенге көн ничек?

Җавап итеп сокланулы бәяләмәләр яуды:

— Бик яхшы!

— Мин бүген күп нәрсәгә өйрәндем!

— Ә мин башка районнардан килгән балалар белән таныштым. Киләчәктә дус булырбыз дип уйлыйм! беренче лига

Шатлыклы тавышлар тынды, барысы да таралышты. Ләкин әле озак вакыт осталык дәресләре дә, текә борылышлар да, бүләкләүнең бәхетле мизгелләре дә искә алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы «Беренче Лига» (Урам-тур)