Паралимпия чемпионнары әзерлибез
Бер атна дәвамында «Идел» яшьләр үзәгендә арка миләрендә тайпылышлар булган балалар һәм яшүсмерләр өчен күнегүләр булды.
«Идел» яшьләр үзәге фотосы
Умыртка сөякләре тарала башлаган (спина бифида) балалар һәм яшүсмерләр өчен күчмә спорт чарасы «Татнефть» ПАО хәйрия фонды ярдәмендә үтте.
Арка миләрендә тайпылышлар булган балалар берничә көн эчендә 10 төрле спорт төрен сынап карадылар: коляскаларда баскетбол, зур һәм өстәл теннисы, фехтование һәм бочча, йөзү, фридайвинг һәм дайвинг, җәядән ук ату һәм биюләр дә.
Катнашучылар коляскаларда бию буенча дөнья чемпионатының бронза призеры Нурсинә Галиева, коляскаларда фехтование буенча Токиода үткән Паралимпия уеннары бронза призеры Людмила Васильева, өстәл теннисы буенча ике тапкыр ТР чемпионы булган Рияна Имамиева белән таныштылар.
ТРның атказанган физик культура хезмәткәре, өстәл теннисы буенча җайлаштыру физик культурасы тренеры Фарход Исмаилов белән очраштылар. Ул теләге булган бар катнашучы белән өстәл теннисы уйнады.
«Спина бифида» фонды карамагындагыларга «Крылья Барса» баскетбол клубы уенчылары кунакка килде. Алар бөтенроссия һәм халыкара ярышлар призерлары. Команданың баш тренеры Сергей Чистов һәм иң яхшы сакчы Динар Камалиев балаларга коляскада баскетбол уйнау турында, күнегүләр һәм ярышлар турында сөйләделәр, шулай ук күрсәтмә уен тәкъдим иттеләр.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр спорт коляскаларына утырдылар һәм чемпионнар белән баскетбол уйный алдылар.
«Идел» яшьләр үзәгендә балалар журналистлар белән, шулай ук Калуга өлкәсендә «умыртка сөяге тарала» диагнозы куелган ике кыз тәрбияләүче күп балалы ана — Ирина Базик белән аралаштылар.
Матюшинода профильле смена Татарстан Республикасы территориясендә спортның җайлаштыру һәм паралимпия төрләрен үстерүгә багышланган конференция белән тәмамланды. Аңа тренерларны, белгечләр, спорт секцияләре һәм хакимият органнары вәкилләрен, шулай ук шундый авыру балалары булган әти-әниләрне чакырдылар. Конференциядән соң кунакларны «Спина бифида» хәйрия фонды әзерләгән концерт программасы да булган сменаны тантаналы ябуга чакырдылар.
Матюшинода балалар өчен һәр көн осталык сәгатьләре, ябылуга номерлар һәм костюмнар әзерләү булды, кыскасы тормыш гөрләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев