Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Районара ярышларда катнашу өчен Лаешка 90нан артык йөзүче килгән

Лаешта «Кама» спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейнында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган йөзү буенча районара ярышлар узды.

Теләче, Питрәч һәм Лаеш районнарыннан 90нан артык спортчы призлы урыннар алу хокукы өчен көрәште. Лаеш районы исеменнән комплекслы спорт мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Алар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

2015 елда туган малайлар арасында ирекле стиль белән 50 метр дистанциядә иң яшь катнашучылар арасыннан Роман Новиков икенче яшүсмерләр разрядын үтәп, икенче урынны алды. Денис Евсеев өченче булып финишка килә һәм бронза медаль иясе була.

2014 елда туган кызлар арасында Таисия Вафина өченче урынны яулады.

2013 елда туган малайлар арасында ирекле стиль белән 100 метр дистанциядә Лаеш йөзүчеләренең ике медале бар: Иван Жигаловның - көмеш, Егор Ильинның - бронза. 2013 елда туган кызлар арасында ирекле стиль белән 100 метр дистанциядә Василина Кузнецова өченче урынны алды.

2011 елда туган кызлар арасында 100 метрлы дистанциядә (комплекс) Алена Котанова икенче булды. 2010 елда туган кызлар арасында 100 метр дистанциядә (комплекс) Вероника Кочеткова өченче булып финишка килә.

2008 елда туган малайлар арасында 100 метрлы дистанциядә (комплекс) Җәлил Закиров алтын, Ильин Никита көмеш медаль яулады.

Спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләреннән тыш, ярышларда коммерция нигезендә шөгыльләнүче балалар да катнашты. Алар арасында иң яшь йөзүче Камал Нурмөхәммәтов (6 яшь) нибары 1,24 секунд эчендә 50 метр араны йөзде.

Тәрбияләнүчеләрнең  тренерлары - Александр Шершунов һәм Антон Лактионов.

Газета редакциясе спортчыларны һәм аларның тренерларын медальләрнең шундый мул уңышы белән котлый. Шулай тотарга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы "Кама" спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейны йөзүчеләр