Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
спорт

Резеда Сафина районның көчле автоледие

“Автоледи-2022” республика конкурсының район этабына йомгак ясалды.

Фотоны Гөлшат Зәйнуллина бирде

Алты гариза бирелгән иде. Беренче этап гадәт буенча – юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне тикшерү, ә икенчесендә, “Классика” дип аталганында, ханымнар машина йөртү осталыкларын күрсәттеләр.

Беренче этапта район бәйгесенең җиңүчесе булган Резеда Сафинага имтихан билетындагы барлык 20 сорауга хаталарсыз җавап бирү өчен бары 1 минут 23 секунд вакыт кирәк булды. Ул “Классика”да да өлгерлек күрсәтте, барлык маневрларны 1 минут 19 секундта үтәде. Конкурс йомгаклары буенча Резеда Сафинага өченче мәртәбә Лаеш районының “Автоледи-2022” титулы бирелде.

Яшь, стильле, автоледилар җиңел машиналар фонында бик матур күренделәр. Башка катнашучылар да яхшы чыгыш ясадылар, әмма бәйге бәйге инде. Ксения Сулбаева икенче урын алды, ә Светлана Николаева өченче булды.

Беренче өч урын алучыларга кыйммәтле призлар тапшырылды. Башка катнашучылар да бүләксез калмады.

-Район этабында җиңүче Резеда Сафина зона ярышларына әзерләнәчәк, - дип әйтеп үтте “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУның Лаеш районындагы әйдәүче белгече Гөлшат Зәйнуллина. -  Аңа уңышлар телибез.

Быелгы конкурсның яңалыгы менә нәрсәдә: яшь узышчы Әйдинә Сәфәргалиеваның күрсәтмә чыгышы – ул картта тәҗрибәле узышчылар кебек җилдерде.

-Мондый бәйгеләр йөртү осталыгын күтәрүгә, юллардагы иминлекне арттыруга ярдәм итә, - дип саный Лаеш районы ЮХИДИ начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы полиция кече лейтенанты Рәдиф Закиров. – Барлык катнашучылар да булдырды.

Узган елларда җиңүчеләр:

2012 ел – Тамила Наумова (Лаеш), 2016 ел – Чулпан Сидорова (Лаеш), 2017 ел – Айгөл Хәсбиева (Лаеш), 2018 ел – Мария Хәбибуллина (Комлы Ковали), 2019 ел – Резеда Сафина (Лаеш), 2020 ел – Анна Бохон (Сокуры), 2021 ел – Резеда Сафина (Лаеш), 2022 ел – Резеда Сафина (Лаеш).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Резеда Сафина районның көчле автоледие автоледи 2022