Салкыннар аша — яңа җиңүләргә: Лаеш тимераякта шуучылары медальләр яулады һәм Бөтенроссия дәрәҗәсенә чыкты
спорт

Салкыннар аша — яңа җиңүләргә: Лаеш тимераякта шуучылары медальләр яулады һәм Бөтенроссия дәрәҗәсенә чыкты

Казанда 22-23 гыйнварда тәмамланган тимераякта шуу буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә Лаеш комплекслы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр мул уңыш җыеп алдылар.

Көчле салкын өч яшь төркемендә чыгыш ясаган һәм биш дистанциядә старт алган спортчылар өчен киртә булмады.
Ике көнлек көрәш нәтиҗәсендә Лаеш тимераякта шуучылары 31 медаль яуладылар: 8 алтын, 10 көмеш һәм 13 бронза.
Күп төрле ярышларда пьедесталның югары баскычына Яна Иванова һәм Дарья Карабаева күтәрелделәр.
Икенче урынны Тимур Шулепов һәм Яна Сухарева алды.
Пьедесталның өченче баскычына Раксана Лина һәм Арсений Родионов менделәр.
Ярышлар февральдә Чиләбедә узачак «Көмеш тимераяклар» Бөтенроссия ярышларының ярымфиналында катнашачак кече яшьтәге төркем катнашучылары өчен сайлап алу ярышлары булды.
Татарстан Республикасы җыелма командасы составында безнең спортчылар Арсений Родионов, Дарья Карабаева, Яна Сухарева һәм Ангелия Наумова чыгыш ясаячак.
Спортчыларны һәм тренер Ия Жантемированы зур уңышлары белән котлыйбыз!
Аларга ярышларда уңышлы стартлар телибез!


Салкыннар аша — яңа җиңүләргә: Лаеш тимераякта шуучылары медальләр яулады һәм Бөтенроссия дәрәҗәсенә чыкты

Нет комментариев