Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Салкыннарга карамастан «Кышкы күңел ачулар» узды

«Күңелле стартларда» өлкәннәр балалар белән беррәттән катнаштылар.

Яңа ел каникулларында Татарстанга җилле салкыннар килде. Һава торышы салкын булу сәбәпле Лаеш районының үзәк чыршысы янында бәйрәм программасында катнашучылар күп булмады. Ләкин салкыннан курыкмаган батырлар барыбер табылды.

Аларны берничә кызыклы эстафетада катнашырга дип ике командага бүлделәр. Башта балалар дистанцияне капчыкларда сикереп үттеләр.
Шуннан соң алар шул ук дистанцияне боҗра аша сикереп үттеләр Өченче ярыш — таяк аша сикерү булды. Балаларның уеннарын күзәтеп, өлкәннәр дә туңмас өчен, үзләре дә эстафетада катнаштылар.

Аннары алар бергәләп чыршы тирәсендә бию флешмобында катнаштылар һәм әйлән-бәйлән йөрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы яңа ел