Сокуры балалар бакчасының яшь дзюдочылары ярышты
спорт

Сокуры балалар бакчасының яшь дзюдочылары ярышты

26 мартта Сокурының «Ромашка» балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган дзюдо буенча турнир узды.

Тренер-педагог Рөстәм Насыйбуллин комментарий бирә
— Спорт бәйрәмен ачып, балалар бакчасы мөдире Вера Калистратова сәламәт һәм көчле булып үсүләрен, үз иленең патриотлары булуларын теләде. 

Ярышлар ике төрле: көрәш һәм физик әзерлек буенча узды.

Беренчесендә тезләнеп көрәш, «сумо» ны этеп җибәрү, алымнар күрсәтү, арткы һәм алгы баскычлар кертелгән иде. 

Пресс, отжимание һәм гомуми физик әзерлек — моны ярышларның икенче төрендә күрсәттеләр.
Спортчыларга медальләр, грамоталар һәм татлы бүләкләр тапшырылды. Ярышның иганәчеләре — Рамил Хөсәенов һәм Ренат Хуҗин.


Сокуры балалар бакчасының яшь дзюдочылары ярышты

Нет комментариев