Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Спорт ярышларының яңа форматы

Татарстанда беренче тапкыр BACKYARD трейл-ярышы узачак.

BACKYARD дип аталган җиңел атлетика узышы Державино авылында планлаштырылган.

Аны Андрей һәм Анна Солодовниковлар кичүле җирлек буенча йөгерүне яратучылар өчен оештыралар. Бу гаилә — спорт гаиләсе. Андрей — җиңел атлетика һәм триатлон буенча спорт мастеры. Ультрамарафон йөгерешенең җиде дөнья чемпионатында катнаша. Анна — җиңел атлетика буенча спорт мастеры кандидаты. Аларның өлкән уллары Казан спорт һәм туризм университеты студенты. Икенче улы Серафим Бөтенроссия ярышларында яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. 2021 елдан Державино халкы булган спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше фанаты Солодовниковлар авылдашлары һәм барлык йөгерү сөючеләр өчен массакүләм йөгерү оештырырга карар кылалар.

Мондый ярышлар форматы Татарстанда беренче тапкыр үткәреләчәк. Бу ярышларның төп бурычлары: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау; кичүле җирлек буенча йөгерүне популярлаштыру; кичүле җирлек буенча озын, супермарафон дистанцияләренә ярышларга игътибар җәлеп итү; авыл җирлегендә спорт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм башкалар.
Ярышлар 2023 елның 17 июнендә узачак. Трейл-ярыш маршруты Лаеш районы Державино авылы тирәсендә планлаштырылган.

Ирле-хатынлы Андрей һәм Анна Солодовниковлар трейл-ярышларга әзерлек барышы турында үзләренең «Держись в Державино! Забег BACKYARD» телеграм-каналында сөйлиләр.

Реклама хокукында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш спортчылары Трейл-ярыш