Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Ташкирмән укучылары ярышлардан 11 грамота алып кайтты

Лаеш районы яшьләре чаңгы туризмы буенча Спартакиадада яңа нәтиҗәләргә иреште.

Ташкирмән мәктәбе укучыларын VII Туриада (спартакиада) зачетына укучылар арасында чаңгы туризмы буенча 53 нче республика слетында лаеклы катнашулары өчен котлыйбыз.

Ярышлар Арча шәһәрендә 18-19 март көннәрендә узды. Никита Буров, Владимир Мельников (8 сыйныф), Рамил Гомәров (6 сыйныф) һәм Илья Сержантов (5 сыйныф) Лаеш районының "Офык" командасына керә. Аларны Гарифуллин Радик Абдулла улы һәм Буров Сергей Александрович өйрәтә.

Балалар туган мәктәбенә 11 грамота алып кайттылар.

Шулай тотарга, әфәрин!

Фотоны Светлана Сержанова бирде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш спортчылары Чаңгы