Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Хоккейчылар Mr. Ricco Кубогына ярышалар

«Лаишево Арена» районның төп хоккей турнирын кабул итә.

Хоккей буенча Mr. Ricco Кубогы турниры ир-атлар һәвәскәр командалары арасында инде икенче тапкыр уза.

Командаларда бер генә дә профессиональ спортчы юк – бары тик бу спорт төрен яратучылар гына. Уеннарга А һәм В төркемнәренә бүленгән сигез команда килгән. Һәр командага төркем этабында өч матч уйнарга туры килә.

Ачылу тантанасында Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов һәм “Казан май комбинаты” АҖ директорлар советы рәисе Дмитрий Самаренкин катнашты.

- Лаеш районы спорт тормышында һәрвакыт актив катнаша һәм яшь буынны тәрбияләү өчен кирәк булган сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Барыгызга да кызыклы уен! - дип теләде Илдус Фатыйх улы.

Хәзерге вакытта беренче тур матчлары уйнала, ә бу дүрт уен. Аларның нәтиҗәләре:

“Mr. Ricco” – “Пимери” 5-4 (буллитлар буенча);

“Пәрәү” -  “Ямаш” 1-3;

"Лаеш" - "Керамика Маркеты" 2-3

“Мокрые Курнали” - “Габишево” 1-2

Киләсе матчлар 2023 елның 18 һәм 19 мартында узачак. Уеннар нәтиҗәләре турында "Камская новь" сайтында http://laishevskyi.ru  һәм газетаның киләсе саннарында белерсез.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш спортчылары