Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
спорт

Якташыбыз Эльбрус түбәсенә Лаеш районы флагын беркетте

Безнең якташыбыз Лаеш район суды судьясы Евгений Рябин быелгы җәйдә Эльбрус түбәсенә күтәрелде.

Ул үзенең Европадагы иң биек тауга күтәрелүе турында безнең хәбәрчебезгә сөйләде.

Минем Эльбруска беренче тапкыр күтәрелүем. Анда дүрт кеше катнашты. Безнең арада  Гималайга күтәрелгән, Непалда, Алтайда һәм башка урыннарда таулар буйсындырган ике һөнәри альпинист бар иде. Мин һәм тагын алтынчы тапкыр Эльбруска күтәрелергә омтылган һәм аны ахырына кадәр эшли алмаган кеше бар иде.

Һава шартларының үзенчәлекләре булган Эльбрус күтәрелү өчен катлаулы булып исәпләнә. 4100 метр биеклектә урнашкан база лагеренда, Эльбрус тавы итәгендә мондагы шартларга ияләштек. Без зур булмаган вагоннарда яшәдек. Кошка (карлы-бозлы рельеф буенча хәрәкәтләнү өчен металл җайланмалар), бозваткыч белән эшләргә, беркеткечләр бәйләргә өйрәндек. Күтәрелү алдыннан төнлә тау итәгендәге болытларны күрдек, әмма бездә, өстә, аяз иде. Ай тирә-якны яктыртты һәм без фонарьлардан да файдаланмадык. Зур Кавказ сырты яхшы күренде. Эльбруска төнге 12 сәгатьтә күтәрелә башладык, көндезге 3кә база лагерена кайттык.

Без һәр адымны әзерләдек, сулыш алуны күзәттек. Еш кына тын бетте, баш авыртты. Көндез кояш яктысы күзләрне камаштырды. Барыбыз теге яки бу дәрәҗәдә тау авыруы алдык. Югарыга күтәрелгән саен һәр адымны кыенлык белән ясадык. Без дүртәү юлга чыктык, әмма бер альпинистның 5100 метр биеклектә хәле начарланды һәм ул аска төшәргә мәҗбүр булды. Маршрутның беренче яртысында һава торышы тыныч булды. Ә менә яртысыннан тау түбәсенә кадәр хәрәкәтне көчле җил кыенлаштырды. Шуңа да карамастан, без күтәрелүне дәвам иттек. Тау пейзажының матурлыгы кыенлыкларны сиздермәде. Иң матуры таң атканда булды, нәкъ шул чакта Эльбрус күләгәсе Кавказ сыртына һәм хәтта Грузиягә төште. Моның өчен генә дә тау түбәсенә күтәрелергә була!

Мин Лаеш районы флагын Россиянең иң биек ноктасына беркеттем – Эльбрус тавы түбәсенә. Көчле җил исте, флагны тотарга һәм аны очып китмәсен өчен иминлеген сакларга туры килде. Чөнки флагның сабы юк иде.

Мондый күтәрелүгә тормышта чираттагы биеклекне алү теләге этәрде. Эльбрус мине күптәннән җәлеп итте, чөнки ул Россиядә һәм Европада иң биек һәм мәһабәт тау!   Минем снегоходсыз һәм ратраксыз (тауларда хәрәкәтләнү өчен чылбырлы махсус транспорт – редакция искәрмәсе) күтәрелә алуыма ышанмадылар. Ратрак 5100 метрга кадәр күтәрелә. Тау түбәсенә күтәрелү миңа ошады. Киләчәктә Гималай һәм Көньяк Америка – Боливия, Перу һәм башка таулы илләргә бару планым да бар. Бәлки Казбек, Арарат һәм Килиманджаро тауларына күтәрелермен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы суд лаешта реклама альпинизм