Лаеш районында спорт бәйрәмен Ватанны саклаучылар көненә багышладылар
Усадның «Умные дети» балалар бакчасында булачак чын ирләр бәйрәменә «Минем әти һәм мин — зур дуслар» спорт ярышлары оештырганнар.

Физкультура укытучылары Аделя Нияз кызы җитәкчелегендә әтиләр балалары белән уен формасында разминка үткәрделәр. Аннары алар каршылыклар полосасын үттеләр, аңа «Челночный бег», «Броски в кольцо» эстафеталары керде. Барлык командалар да биремнәрне уңышлы үтәделәр.

Барлык катнашучылар бер-берсенә яхшы кәеф, аралашу һәм елмаю шатлыгы бүләк иттеләр, үзләренең нинди җитез, чыдам, кыю булуларын күрсәттеләр. Бәйрәм ахырында барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балалар һәм аларның әтиләре бәйрәмнән бик зур ләззәт алдылар.

Барлык ир-атларны якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Россия һәм бөтен дөнья өстендәге күк йөзе һәрвакыт ачык булсын.
Фото: Усадның «Умные дети» балалар бакчасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев