Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

Лаеш районының мәктәп яны лагерьларында нинди кызыклы вакыйгалар бар

Җәйге каникулларның икенче атнасы да беренчесе кебек үк уңышлы уза.

Габишев мәктәбенең «Солнышко» лагеренда милли һәм халык биюләренең кызыклы тематик көне узды. Балалар безнең ата-бабаларыбызның ничек биюләрен, төрле халыкларның нинди милли биюләре белән горурлануларын белделәр. Алар яңа мәгълүматны гына түгел, ә төрле биюләрне дә өйрәнгәннәр һәм башкарганнар. Балалар «Бергә биибез» бию программасында катнаштылар. Бу бик күңелле, кызыклы һәм дәртле булды.
Хәерби мәктәбенең «Дружба» мәктәп яны лагеренда «Татарстанны беләм» республика мәгърифәтчелек акциясе узды. Балалар белән фән, технологияләр һәм тотрыклы үсеш өлкәсендәге казанышлар, Татарстан Республикасының тарихи һәмәдәни мирасы турында әңгәмә үткәрделәр.
Лаешның 3 нче мәктәбендә «Рябинка» мәктәп яны лагеры эшли. Монда кичә «Дуслык хорводы» уздырылды. Һәр отряд дуслык турында җыр башкарды. Балалар музыкага күңелле әйлән-бәйлән йөрде һәм бергәләп кызыклы уеннар уйнадылар. Барысы да бик күңелле иде. Аннары алар Кама ярына походка киттеләр.
Нармонка мәктәп яны лагеренда халык авыз иҗаты көне узды. Балалар «Халык зирәклеге тартмасы» конкурсында бик теләп катнаштылар. Алар табышмаклар чиште, рус халык җырларын ятладылар, мәкальләр һәм әйтемнәрне белүдә ярыштылар. «Театр сәгате» кысаларында балалар рус халык әкиятләре геройларының битлекләрен һәм декорацияләрен әзерләделәр, аннары «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерделәр. Көн бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы лаешта реклама Җәйге каникуллар Балалар лагере