Лаешта төп чыршы янында күңелле эстафеталар узды
Лаешның икенче мәктәбенең бишенче-алтынчы сыйныф укучылары Яңа ел ярышларында бик теләп катнаштылар.

Фотоны Зөлфия Газизуллина бирде.
Күңелле эстафеталар биш станция буенча узды, аларның һәркайсында балаларга команда рухы, җитезлек, тизлек һәм тапкырлык күрсәтергә кирәк иде.

Кыш бабай белән Кар кызы балаларның барысын да дәртләндереп тордылар. Ә балалар рәхәтләнеп скакалкада сикерделәр, команда белән озын чаңгыда йөрделәр һәм аркан тарттылар.

Мәктәп директоры, ата-аналар, дуслар һәм танышлар актив рәвештә балаларга ярдәм иттеләр. Станцияләрдә эстафеталарны мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре, Лаешның 1 нче гимназиясе һәм 2 нче мәктәп педагоглары оештырды.

Чара азагында командаларны дипломнар һәм татлы призлар белән бүләкләү тантанасы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев