Сабын калдыкларыннан нәрсә эшләргә була
Сакчыл хуҗабикә күпләр чыгарып ташлый торган нәрсәгә дә куллану табачак.
Калдыклардан - керем, яки ничек калдыклардан яхшы сабын алырга.
Шулай итеп, бушлай киңәш – сабын калдыкларын тотып атмагыз. Аларны нинди дә булса савытка салыгыз. Ә берничә данә җыелганда сабын әзерләргә керешегез.
Нинди формалар кулланырга икәнен уйлагыз. Пластик яки силиконнарны ала аласыз. Калдыкларны угычтан уыгыз һәм 1:1 пропорциядә су белән кушыгыз. Хәзер сезгә бу катнашманы сабын калдыклары тулысынча эреп беткәнче җылытырга кирәк. Су мунчасында эретергә була, микродулкынлы мичтә дә, кәстрүлне плитәгә генә куярга да була. Нинди очракта да составны бертөрле куелыкка җиткәнче, вакыт-вакыт болгатып торырга кирәк.
Шуннан соң аны формаларга саласыз һәм ике көннән соң сезнең ваннада яңа кисәк сабын барлыкка киләчәк. Сабынга штамп ярдәмендә рәсем ясарга яки ярымкаткан массага апельсинның киптерелгән кисәген куярга була. Шулай ук төрле төсле сабын алу өчен, бер төсле сыек сабын массасы әзерләп, аңа башка төстәге массаны пөхтә итеп бутарга була.
Сабын калдыкларыннан сыек сабын алырга телисезме? Рәхим итегез. Сабын кисәкләрен 1:1 пропорциядә кайнаган су белән (кайнар түгел!) кушыгыз. Яхшылап болгатыгыз һәм беразга калдырыгыз.
Хәзер матур итеп төрергә генә кала - бүләк әзер дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев