Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
сәламәтлек

«Сәламәтлек — иң зур байлык»

7 апрель — Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, Татар Сараланы мәдәният йортында җылы һәм файдалы очрашу үтте. Халкыбызда «Беренче байлык — сәламәтлек» дигән хикмәтле сүз бар, һәм бу чара нәкъ менә шушы кыйммәтне барлауга багышланды.

   Авылыбыз фельдшеры Нәкыя Нәкыйп кызы белән булган әңгәмә һәркем өчен кызыклы һәм гыйбрәтле иде. Ул дөрес яшәү рәвеше алып баруның серләре, үз сәламәтлегеңне һәрдаим кайгыртып торуның мөһимлеге турында тирән мәгълүмат бирде. Очрашуның аеруча дулкынландыргыч өлеше — арабызда 47 ел буе сәламәтлек сагында торган хезмәт ветераны Тамара апа Гимадиеваның чыгышы иде. Тәҗрибәле белгеч буларак, ул үзенең алтынга тиң киңәшләре белән уртаклашты. Авыл халкы гомерен кешеләрне дәвалауга багышлаган Тамара апага чиксез рәхмәтле.
Авыл фельдшерлары — халыкның сәламәтлеген саклаучы чын фидакарьләр. Аларның хезмәте олы хөрмәткә һәм рәхмәткә лаек. Бу күркәм чара турында Татар Сараланы мәдәният йорты мөдире Тәнзилә Нуруллина хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев