Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
сәламәтлек

Сәламәтлек саклау системасында үзгәрешләр көтелә

Россия сәламәтлек саклау министрына Лаеш районы мисалында Татарстанда беренчел медик-санитар ярдәмне модернизацияләүне күрсәттеләр.

Денис Фролов фотосы

Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко эшлекле визит белән Татарстанда булып китте. Ул республиканың алдынгы сырхауханәләрендә һәм хастаханәләрендә булды. Министр 2020 елның 8 мартында булган медицина учреждениеләренең берсе Комлы Ковали табиблык амбулаториясе иде. Шунда ук Михаил Мурашко мобиль комплексны карады. Комлы Ковалида дәрәҗәле кунакны Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов, Лаеш үзәк район хатаханәсенең баш табибы вазифаларын башкаручы Гөлнур Сәйфетдинова, Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Белешмә өчен: Татарстанда «Санлы ФАП» программасы буенча Саба районында 26, Әлмәт районында биш фельдшер-акушерлык пункты эшли. Әлеге проект буенча тагын 50-60 ФАП куллануга тапшырырга әзерләнә.

РКБның баш табибы Рафаэль Шәвәлиев санлы ФАПларның нинди җиһазлар белән җиһазлануы һәм аларның эш принциплары турында мәгълүмат бирде.

-Мондый ФАПта кандагы шикәрне, күз басымын үлчәргә, ЭКГ төшерергә һәм башкаларны эшләргә була. – дип аңлата Рафаэль Шәвәлиев. - Табибтан консультация алу, консилиумнар үткәрү мөмкинлеге бар. Татар телендә дә сораулар бирергә була.

Михаил Мурашко ашыгыч ярдәм белгечләре тәэмин ителгән планшет компьютерларның эчтәлеге турында мәгълүмат бирде.

- Планшетта авыруның хроник авырулары турында мәгълүматлар булырга тиеш. Чөнки урында медикларның тактикасы, аның булган авыруларын исәпкә алып билгеләнәчәк бит, - дип аңлатты сәламәтлек саклау министры. - Пациентның электрон медицина картасы булырга тиеш.

Михаил Альбертович 2020 елның 1 июленнән беренчел медик-санитар ярдәмне модернизацияләү буенча тагын бер проект старт алуын искә төшерде. Төбәкләр тарафыннан проектны яклау, бердәм форматта формалаша торган барлык тәкъдимнәрне цифрлаштыру бара. Бу проект беренче чиратта пациентлар мөрәҗәгать итә торган бүлекчәләргә юнәлтелгән. Беренчел звенога беренче тапкыр эшкә килә торган медикларны бүләкләү формасы да уйланылган.

-Бүген без мәгълүмат системаларында кулланыла ала торган һәм беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүгә заманча караш формалаштыра торган мисалларны күрдек. Минемчә, бик уңышлы мисал, - дип үз фикерен белдерде РФның сәламәтлек саклау министры Комлы Ковалига сәфәр нәтиҗәләре буенча.

Тулырак мәгълүматны газета сайтында 2020 елның 8 мартыннан «Җәмгыять» рубрикасында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев