Лимон кайнатмасы рецепты
тәмле һәм туклыклы

Лимон кайнатмасы рецепты

Әчкелтем-татлы, бик тәмле бу сый бөтен гаиләгезгә дә, килгән кунакларыгызга да ошар.

 

Рецепт лимонного варенья

Сезгә нибары ике ингредиенттан әзерләнә торган цитрус кайнатмасы рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булачак:

  • 2 кг лимон;
  • 4 кг шикәр.

Әзерләү тәртибе:

Лимоннарны төшләрен алып, кабыгы белән бергә ваклагыз. Шикәр өстәп, яхшылап болгатыгыз. Катнашманы төнгә калдырыгыз, вакыт-вакыт болгатып торыгыз. Бу вакыт эчендә лимоннар сок бүлеп чыгарачак.

Иртән кәстрүлне сүрән утка куеп, кайнатмыйча гына бераз җылытыгыз — шикәр тулысынча эреп бетәргә тиеш. Аннары кайнатманы тагын бер төнгә калдырыгыз.

Икенче көнне кайнатманы кайнарланганчы җылытыгыз. Аннары стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капрон капкачлар белән ябыгыз һәм суыткычка куегыз.

Кайнатма гаҗәеп тәмле, хуш исе дә искиткеч була!


Лимон кайнатмасы рецепты

Нет комментариев