«Якташ герой Муса Җәлил юллары буйлап» Хәтер маршында катнашучылар Лаеш районында булды
Татарстан эзләнүчеләренең Новгород өлкәсендәге «Үлем үзәне» нә («Долина смерти») беренче тапкыр баруына 45 ел тулуга багышланган «Якташ герой Муса Җәлил юллары буйлап» яшьләр эзләнү-хәтер маршы үз эшен төгәлләде.
«Кар десанты» («Снежный десант») отряды җәйге балалар лагерьлары нигезендә яшьләр һәм үсмерләр белән иҗади очрашулар оештырды. Шудый очрашуларның берсе Лаеш районының Матюшино авылындагы «Музыкаль, театр һәм мода каникуллары» лагеренда узды.
«Кар десанты» берләшкән эзләнү отряды җитәкчесе Андрей Некрасов Муса Җәлилнең сугышчан юлы һәм аның «Идел-Урал» легионы яшерен оешмасындагы фашизмга каршы эшчәнлеге турында интерактив лекция үткәрде. Катнашучыларга 1942 елгы Любань операциясендә Икенче Удар армиянең һәлак булуы турындагы материаллар күрсәтелде.
Татарстан эзләнүчеләренең «Үлем үзәне» нә ясаган экспедицияләре тарихы, шулай ук бүгенге көндә эзләнү эшләре алып бару һәм Ватанны саклаучыларның исемнәрен ачыклау ысуллары турындагы сөйләм аеруча зур кызыксыну уятты. Интерактив форматта кыр экспедицияләрендә табылган хәрби еллар артефактлары һәм көнкүреш әйберләре күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Чараларда 150дән артык мәктәп укучысы катнашты. Балалар Новгород өлкәсенең «Үлем үзәне» нә оештырылган эзләнү экспедицияләре турында белделәр, нәкъ менә шулар ярдәмендә Татарстан эзләнүчеләре 40 елдан артык инде билгесез солдатларның исемнәрен кайтара. Бу тарих һәркемнең күңеленә үтеп керде. Чара ахырында балалар «Тынлык минутлары» дигән әдәби-музыкаль композицияне зур игътибар белән тыңладылар. Бу чара яшьләрнең тарихи хәтерне саклауга һәм эзләнү башлангычларына булган кызыксынуын тагын да көчәйтте.
Фото: «Кар десанты» эзләнү отрядлары берләшмәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев