«Яратель» кошчылык фабрикасы ветераннары Татарстан авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлешләре өчен тантаналы рәвештә бүләкләнде
2026 елның 9 июнендә, агросәнгать комплексының биш хезмәткәре — атказанган ветераннар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы дәрәҗәсендә билгеләп үтелде.
Бүләкләрне республика Премьер-министры урынбасары Марат Зяббаров тапшырды. Ул ветераннарның күпьеллык хезмәтен һәм тармакка керткән зур өлешләрен аерым билгеләп үтте.
Бүләкләнүчеләр исемлегенә керделәр:
- Идиятуллина Гөлсинә Кадыйр кызы,
- Хәйбуллина Гөләдия Хафиз кызы,
- Садриева Фәүзия Шәрип кызы,
- Фатыйхов Марсель Әдһәм улы (Адиатуллович),
- Мәхмүтова Илһамия Мисбах кызы.
Аларның һәркайсы авыл хуҗалыгына үзенең иң яхшы елларын багышлаган, югары һөнәри осталык һәм үз эшенә турылыклылык күрсәткән. Юбилей уңаеннан һәм казанышларын тану билгесе буларак, аларга Рәхмәт хатлары, шулай ук истәлекле бүләкләр — азык-төлек җыелмалары һәм чәчәкләр тапшырылды.
Коллектив һәм кошчылык фабрикасы директоры Фәнис Нигъмәтуллин исеменнән ветераннарга ныклы сәламәтлек һәм алга таба да уңышлар теләделәр.
Редакциябез дә барлык котлауларга кушыла һәм бүләкләнүчеләргә озын гомер, бәхет һәм иминлек тели!
Фотоларны «Яратель» кошчылык фабрикасының кадрлар бүлеге белгече Эльвира Гыйләҗева тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев